Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ЧИРМЕШӘН КЫРЛАРЫНДА – ТРАКТОРЛАР ГӨРЕЛТЕСЕ!

"Уңдырышлылык" җәмгыятендә бу атнада уҗым культураларын тукландыра һәм тырмалый башладылар. Күпьеллык үләннәр участокларында бу мөһим эш узган көннәрдә үк башкарылган. Тәҗрибәле тракторчылар Сәгыйть Шәйхетдинов һәм Ренат Вәгыйзов (рәсемдә) 370 гектарны бик тиз иңләгәннәр. Кече Чегодай, Казанка ягында, Чирмешәннең көньяк өлешендәге алар үткән участоклардагы үләннәр иркен сулыш алгандыр. -Техника, кадрлар, ягулык,...

"Уңдырышлылык" җәмгыятендә бу атнада уҗым культураларын тукландыра һәм тырмалый башладылар.


Күпьеллык үләннәр участокларында бу мөһим эш узган көннәрдә үк башкарылган. Тәҗрибәле тракторчылар Сәгыйть Шәйхетдинов һәм Ренат Вәгыйзов (рәсемдә) 370 гектарны бик тиз иңләгәннәр. Кече Чегодай, Казанка ягында, Чирмешәннең көньяк өлешендәге алар үткән участоклардагы үләннәр иркен сулыш алгандыр.

-Техника, кадрлар, ягулык, орлык, ашлама җитәрлек, кырлар кипшенү белән тырма агрегатлары да эшкә керешәчәк, - ди "Уңдырышлылык" җитәкчесе Илшат Гозәеров. - Ашханәбез инде ике атна элек үк ачылды.

Соңгы көннәрдә башка хуҗалыкларда да күпьеллык үләннәр участокларында агрегатлар саны арта бара.

-Кырлар тигез өлгерә, шуңа күрә дым каплатуда көне - төне, бик тиз эшләргә туры киләчәк, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе консультанты Рәдиф Гайнуллин. - Хәзер төп көчне күпьеллык үләннәр участокларына юнәлтергә кирәк, тау битләрендәге уҗым участокларына да агрегатлар керерлек була.

Орлыкларны әзерләп кую, барлык техниканы көйләп бетерү мөһим.

Язгы кыр эшләре башланды. Хәерле сәгатьтә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Язгы кыр эшләре башланды