Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән хатын-кызларын Казан артистлары да тәбрикләде

Районыбыздан йөзләп хатын-кызны, Чирмешән үзәк ашханәсендә табыннар корып, артистлар дәшеп, кунак иттеләр. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылан әлеге бәйрәмдә кайбер гүзәл затлар "Ел хатын-кызы" бәйгесе номинацияләрендә дә бүләкләнде. "Сугыш чоры балалары" номинациясендә, Туймәт авылында әүвәл сыер савучы, аннан хат ташучы булып эшләгән, тол калып, сигез бала үстергән Заилә апа Әшрапова...

Районыбыздан йөзләп хатын-кызны, Чирмешән үзәк ашханәсендә табыннар корып, артистлар дәшеп, кунак иттеләр. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылан әлеге бәйрәмдә кайбер гүзәл затлар "Ел хатын-кызы" бәйгесе номинацияләрендә дә бүләкләнде.

"Сугыш чоры балалары" номинациясендә, Туймәт авылында әүвәл сыер савучы, аннан хат ташучы булып эшләгән, тол калып, сигез бала үстергән Заилә апа Әшрапова Дипломга ия. Армый-талмый хезмәт куючы оста педагог, Ивашкино мәктәбе укытучысы Татьяна Данилова - "Минем сәләт"," Чирмешәннән аш-су остасы Мәмүрә Гафиева - "Минем язмышым - минем һөнәрем", шулай ук район үзәгенннән Алсу Нуруллина - "Хатын-кыз - бизнес-леди", Иске Кади авылы фельдшеры Рукия Нуретдинова - "Ак чәчәкләр", Чумачкадан Рәмзия Хәлиуллина - "Авылда хатын-кыз", Лагерка авылында тәрбиягә ике бала алган Марина Михайлова - "Хатын-кыз - изге йөрәк", җирле тарихчыбыз Валентина Захарова "Рухият һәм мәдәният" номинацияләрендә бүләкләнделәр.
"Алга" хуҗалыгы сыер савучысы Татьяна Савельевага бүләк Казаннан ук килгән. Бәйрәмдә аңа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Казанда Дәүләт Зур концерт залында да олы чара - республика җитәкчелеге белән очрашу узган. Әлеге бәйрәм чарасында Ивашкинодан сөт җыючы Маргарита Белорусова, Лашман мәктәбе укытучысы Халидә Дәүләтшина, район үзәк больницасыннан врач-статистик Зилә Минеголова, Бәркәтәдән китапханәче Әлфия Сөләймановалар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы хатынкызлар Казан артистлары