Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән бассейнына килүчеләргә мәтрүшкә дә әзерләгәннәр

Чирмешәндәге бассейнга көненә уртача 50-60 кеше йөри. Ни кызганыч, су керү безнең районда никтер бик "популяр" түгел икән шул әле. Ник дисәң, биредә коенучыларның шактые тирә-күрше районнардан. Әнә көзге каникул вакытында бассейнга үзебездән ник бер мәктәп укучысы килсен. Ә менә Чирмешәннән пенсионер-укытучы Вера Деганова "Чирмешән" физкультура-савыктыру комлексында күптән үз кеше....

Чирмешәндәге бассейнга көненә уртача 50-60 кеше йөри. Ни кызганыч, су керү безнең районда никтер бик "популяр" түгел икән шул әле.

Ник дисәң, биредә коенучыларның шактые тирә-күрше районнардан. Әнә көзге каникул вакытында бассейнга үзебездән ник бер мәктәп укучысы килсен.
Ә менә Чирмешәннән пенсионер-укытучы Вера Деганова "Чирмешән" физкультура-савыктыру комлексында күптән үз кеше. Укыту эшеннән туктагач, һич иренмичә, атнасына ике тапкыр рәхәтләнеп бассейн юлын таптый ул.
-Бирегә йөрегәнче, тауга менгәндә, я артык көч килгәндә тыным каба иде. Беренче мәлне бассейнның бер башыннан икенче очына ике-өч тапкыр йөзеп узарга хәлем көчкә җитте. Йөри-йөри, акрынлап, "без одышки", авырсынмыйча, унар әйләнеш ясый башладым. Тыным кысылулар бетте, буыннарым авыртмый башлады. Ышанасызмы, кан басымым нормальләште. Бассейнга барып кайткач, үзеңне яңадан туган сыман хис итәсең, - ди Вера Ивановна. - Суның файдасын күрәм. Бу минем өчен бер "изге урын" сыман. Җәен каникулга кайткан оныкларым да йөрде бассейнга. Бер оныгымның йөзү буенча яшүсмер разряды бар, ул да монда кайткач иркенләп йөзә инде. Шәһәр бәяләре белән чагыштырганда, бездә бәясе дә юк сана - бер сәгате 80 сум гына бит. Бассейнга йөрисе килеп тора. Персонал искиткеч ачык. Килгән кешене күтәреп кенә йөртмиләр инде. Рәхмәт аларның барысына да.
Чирмешәннән Таһир һәм Флера Рәхимҗновлар да бирегә еш килә. Шентала районы авылларыннан кайберәүләр Чирмешәнгә юлны зур ара санамый. Сарабикколдан килеп су керүчеләр бар. Яңа Чишмәдән бер гаилә бассейнда эшләүче су массажына махсус килә икән. Үзләрендә ачылган бассейнда андый җиһаз юк, ди. Остеохондроздан файдалы, диләр икән.
-Бездә суның температурасы гадәттә 27 градус тора. Чисталыгын санитария-эпидемиология хезмәткәрләре даими күзәтә. Суны гына түгел, алар хәтта ишек тоткаларындагы чисталыкка кадәр тикшереп торалар, - ди комплекс директоры Камил Назыйров.
Йорт-җирен идеаль чисталыкта тотучы бу җитәкче эшендә дә шундыйдыр инде ул.
-Әйе, бассейндагы суның чисталыгына безнең тарафтан бер дәгъва юк. Шикләнәсе түгел, ул барлык параметрлар буенча да тиешле таләпләргә туры килә. Спорт комплексында башка бүлмәләрдә дә чисталык. Җәй көне бассейның суын агызып, ваннасын юып, дезинфекцияләп чыктылар, - дип килеште әлеге уңайдан "Гигиена һәм эпидемилогик үзәк"нең райондагы белгече Индира Гыйрфанова.
Бассейнда бер сәгать коенып чыгу, олылыр өчен - 80, балалар өчен 40 сум тора. Эшне төштән соң, сәгать икедә башлыйлар, кичке тугызда туктыйлар. Кайберәүләр чит кешеләр янында чишенергә оялырга, яхшысынмаска мөмкин. Андыйлар өчен, эш графигын бераз иртәрәк тә башлыйлар. Абонемент алып коену да отышлы.
Комплекста оештырылган мини-футбол, волейбол, бадминтон секцияләренә йөрүчеләр күнегүләрдән соң бассейнга бушлай керү хокукына ия. Әти-әниләре белән килгән мәктәпкәчә яшьтәге балалардан да түләү алынмый. Иң мөһиме - андый яшь балаларга күз-колак булу шарт.
-Комплекста теләүчеләргә сауна эшләп тора. Монда килеп ял итәргә теләүчеләр, алып килгән ризыкларын микромичтә җылыта ала. Чәй кайнатып эчәргә теләүчеләргә мәтрүшкәләребезгә кадәр бар. Түләү бәясе дә кыйммәт түгел. Килсен, ял итсен, сәламәтлеген ныгытсын халык. Андый мөмкинлекләр һәр районда юк әле ул,- ди Камил Назыйров.
Кыскасы, больницаларда табиб кабинеты ишеген саклаганчы, уч-уч даруларны эчкәнче, спорт белән дус булуың хәерле. Диваннан тордык, телевизорны сүндердек, бассейнга киттек, җәмәгать! Чирләрне, Вера Ивановна кебек, су белән "куабыз".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы бассейн