Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Былтыргы күрсәткечләрне узып эшлибез

Узган елда район бюджетының керем өлеше 707 миллион 635 мең сум, ә чыгымнар 696 миллион 577 мең сум күләмендә булган. Муниципаль район Советы депутатлары Советның чираттагы уникенче утырышында шул хакта карар кабул иттеләр. -2015 нче елда бюджетның үзебез җыярга тиешле өлеше барлык чыганаклар буенча да үтәлде, физик затлар кеременә салымнардан...

Узган елда район бюджетының керем өлеше 707 миллион 635 мең сум, ә чыгымнар 696 миллион 577 мең сум күләмендә булган. Муниципаль район Советы депутатлары Советның чираттагы уникенче утырышында шул хакта карар кабул иттеләр.

-2015 нче елда бюджетның үзебез җыярга тиешле өлеше барлык чыганаклар буенча да үтәлде, физик затлар кеременә салымнардан гына да 205 миллион сум (үзкеремнәрнең 75 проценты шуннан) акча керде, республикадан да планлаган сумманы алдык,- диде район финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин, үткән елда район бюджеты үтәлеше турында отчетында.
Планнан тыш җыелган керемнәргә, билгеле, кулланылыш табыла, быел гына да кайбер категория хезмәткәрләргә хезмәт хакын күтәрүгә, социаль өлкәгә, авыл хуҗалыгына, төзелеш максатларына бюджеттан дистәләрчә миллион сум акча бүленде.
2016 нчы ел бюджетын тулыландыру да начар бармый. Үткән биш айда үзкеремнәребез 124 миллион 321 мең сум тәшкил иткән, ягъни еллык план 65 процентка үтәлгән дә (былтыр ел буена 273 миллион сум булган).
-Җирлегебездәге мөмкинлекләрне максималь файдаланырга, барысын да халык мәнфәгатьләрен истә тотып эшләргә кирәк,- диде утырышны алып баручы - район Советы рәисе, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин.- Без һәр сумны кайда кулланасын, хөрмәтле депутатлар, бергәләп, сезнең белән килешеп хәл итәбез.
Татарстан Республикасының Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров та әлеге утырышта катнашып, бюджет уңаеннан үз фикерләрен әйтте.
Депутатлар кайбер муниципаль милекне кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирү, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә кагылышлы тагын берничә мәсьәләне карадылар.
Утырыш карары белән, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Фаяс Минһаҗев балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе составына кертелде, әлеге комиссиянең рәисе итеп расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салымнар Совет депутатлары район бюджеты