Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бурычлы чирмешәнлеләр бушлай торакка өметләнмәсен

Элеккеге тулай торакта яшәгән бер гаиләнең "Чирмешән коммуналь челтәрләре"нә коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 92 мең сумнан да артып киткән. Бу гаилә биредә 15 еллап яшәсә дә, бер тапкыр да акча түләмәгән. Яңа елны 200ләп чирмешәнле торак - коммуналь хезмәтләр өчен бер миллион 500 мең сум тирәсе бурыч белән каршыласа, бу...

Элеккеге тулай торакта яшәгән бер гаиләнең "Чирмешән коммуналь челтәрләре"нә коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 92 мең сумнан да артып киткән. Бу гаилә биредә 15 еллап яшәсә дә, бер тапкыр да акча түләмәгән.

Яңа елны 200ләп чирмешәнле торак - коммуналь хезмәтләр өчен бер миллион 500 мең сум тирәсе бурыч белән каршыласа, бу елның өч аенда әлеге сумма бераз кимегән, бер миллион 380 сумга калган.
-Бурычларны җыюда район хакимиятенең ярдәме зур булды, - ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" генераль директоры Рәфыйк Хәйдәров.
Бурычлыларның күпчелеге - күп квартиралы йортларда яшәүчеләр. Коммуналь хезмәтләрләр өчен 77 - 30 ар мең сум тиеш хуҗаларны акчасыз кешеләр дип тә әйтеп булмый. Әллә алар бурычлы үлми дигән әйтемне девиз итеп алганнармы? 100 мең сум тирәсе бурыч җыйган хуҗалар күп квартиралы итеп үзгәртеп корылган тулай торактан бушлай фатир алырга да өметләнәләр.
Озакламый су сибү сезоны башланачак. Тик су өчен үткән җәй өчен дә түләмәгән бакча хуҗалары бар икән. Коммуналь хуҗалык җитәкчелеге яңа сезон башланганчы бурычларын капламаган йортларны су челтәрләреннән өзәчәк.
Бурычларның 16 мең сумы - Лашман, 90 мең сумы кирпеч заводы поселогы халкы өлеше. Поселокта яшәүче берәү җәмгыятькә 35 мең сум тиеш.
-Бурычлылар исемлегендә оешмалар да бар. Әйтик, бер җәмгыятьнең бурычы 350 мең сумга җиткән, 100-110 мең сум әҗәтлеләр дә бар, - ди Рәфыйк Габдрахманович.
Әлеге бурычлыларның эшен судка да биргәннәр. Суд түләтергә дигән карар чыгарса да, алар бурычларын кайтарырга ашыкмыйлар. Суд приставлары да карарларны үтәтә алмый икән.

Фото автора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Чирмешәнлеләр очрашуны Коммуналь хезмәтләр өчен түләү