Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бөтенесенә урын җитәчәк

Девичья Полянадан Якимовлар гаиләсенә шушы көннәрдә "Фиат - Дукато" автобусы бирделәр. Әлеге зур бүләккә Юлия һәм Степан Якимовларның иң кечкенә кызлары, тәрбиягә алынган Лена аеруча нык сөенде кебек. Ул шатлыгын белдереп хәтта автобус тирәли йөгереп йөрде, тизрәк яңа машинага утырасы килде... Өр - яңа автобус бирү уңаеннан оештырылган тантанага Якимовлар...

Девичья Полянадан Якимовлар гаиләсенә шушы көннәрдә "Фиат - Дукато" автобусы бирделәр.


Әлеге зур бүләккә Юлия һәм Степан Якимовларның иң кечкенә кызлары, тәрбиягә алынган Лена аеруча нык сөенде кебек. Ул шатлыгын белдереп хәтта автобус тирәли йөгереп йөрде, тизрәк яңа машинага утырасы килде...

Өр - яңа автобус бирү уңаеннан оештырылган тантанага Якимовлар бергә, зур гаиләләре белән килгәннәр. Юлия Георгиевна һәм Степан Семенович үзләренең дүрт балаларын тәрбияләп үстергәч, дүрт ел элек гаиләләренә социаль ятим калган җиде баланы алалар. Иң кечкенәсе Ленага - 4, олысы Данилга 9 яшь була.

"Бу зур бүләккә без чиксез шат һәм бик рәхмәтле. Элек берәр кая барырга дип җыена башласак, кемне алырга, кемне калдырырга дип баш вата идек, - ди Юлия Георгиевна. - Хәзер инде безнең андый проблема булмаячак, теләгән урыныбызга җыйнау барачакбыз. 14 урынлы автобуска бөтенебез дә сыячакбыз".

Якимовларга автобус ачкычын Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Татарстан Республикасы буенча дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов тапшырды. Автобус якташларыбызга бушлай бирелде.

Райондашларыбызга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Сабиров та үз котлауларын ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Девичья Поляна зур бүләк