Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Бердәм Россия“ бу юлы да беренче

Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына сайлауларның беренчел нәтиҗәләре билгеле дә. Район территориаль сайлау комиссиясеннән белешүебезчә, сайлауларда исемлеккә кертелгәннәрнең 14 мең 627се, ягъни 97,87 проценты бюллетеньнәр алган. Партияләр арасында "Бердәм Россия"не иң күбе - (сайлаучыларның 96,76 проценты) яклаган. КПРФ (0,92 процент), ЛДПР (0,69процент), "Гадел Россия" (0,68 процент) партияләренең дә безнең...

Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына сайлауларның беренчел нәтиҗәләре билгеле дә.

Район территориаль сайлау комиссиясеннән белешүебезчә, сайлауларда исемлеккә кертелгәннәрнең 14 мең 627се, ягъни 97,87 проценты бюллетеньнәр алган.
Партияләр арасында "Бердәм Россия"не иң күбе - (сайлаучыларның 96,76 проценты) яклаган. КПРФ (0,92 процент), ЛДПР (0,69процент), "Гадел Россия" (0,68 процент) партияләренең дә безнең районда тарафдарлары шактый.
Ил буенча алганда Дәүләт Думасына сайлауларда "Бердәм Россия" партиясе сайлаучыларның 54 процент, КПРФ - 13,53, ЛДПР - 13,28, "Гадел Россия" 6 процент тавышын алган.
28нче санлы Түбән Кама бер мандатлы сайлау округыннан депутатлыкка кандидат Айрат Хәйруллин башкалардан күпкә алда, районда сайлауларда катнашканнарның 13 мең 273се, 90,99 проценты бюллетеньдә аның исем-фамилиясе турысына тамга салган. Ул, "Бердәм Россия" вәкиле, гомумән, округта да алда, аны исемлеккә кертелгән сайлаучыларның 86,19 проценты яклап тавыш биргән.
...Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә урнашкан участокта Саимә Әбдрәшитова иң беренчеләрдән булып бюллетеньнәр алды.
-Сайлауда катнашу - гражданлык бурычыбыз. Мин монда сайларга килдем,- ди ул, район үзәк больницасы врачы.
Биредәге участок районда иң зурысы - исемлектә 1224 сайлаучы теркәлгән. Алар - 19 урамда яшәүчеләр.
Чирмешәндәге Амур ягында, спорт мәктәбендә урнашкан сайлау участогына иртәнге бер сәгать эчендә үк ике йөзләп сайлаучы килде.
Районда иң өлкән сайлаучы Георгий Васильевич Гришанин да биредә тавыш бирде. Сугышның башыннан ахырына кадәр солдат киемен салмаган, инде 98 яшен тутырган ветеран, шөкер, аякта әле. Участокка киенеп-ясанып, иртән үк килгән якташыбызга истәлек бүләге дә тапшырдылар.
-Депутатларыбыз матур тормыш, халык өчен тырышсыннар, илебездә тынычлык хөкем сөрсен иде, - ди Георгий Васильевич.
Аның белән бергә диярлек Виктор Кандров та бюллетеньнәр алды. Аңа 18 яшь кенә. Чирмешәндәге техникум филиалында укый ул. Инде берничә ел казак формированиесендә әгъза. Сайлауга беренче генә тапкыр килүе икән. Казак киеме кигән.
-Бәйрәмнәргә, истәлекле чараларга гел шулай барам, - ди Виктор.
Участок сайлау комиссиясе аңа, гомумән, беренче генә тапкыр катнашучыларга истәлек бүләкләре дә әзерләгән.
Андреевка сайлаучылары бу көнне төшкә кадәр үк тавыш биреп өлгерделәр. 15 сәгатькә кадәр Кармышта һәм Югары Кәминкәдә дә, исемлеккә кертелгән сайлаучыларның барысы да бюллетеньнәрдә тамга салды.
Кара Чишмә, Мордва Афонькәсе, Чумачка, Туймәт, Түбән Чегодай, Ульяновка һәм башка кайбер авыллардагы участокларда кичке якка эш калмады диярлек. Чирмешәндәге участокларда исемлектәгеләрнең 91,99-94,87, ә икенче санлы мәктәптә урнашкан участокта 98,56 проценты бюллетеньнәр алган.
Сайлаулар тыныч, закон бозуларсыз үтте, - ди территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рәмил Әхмәдуллин. - Барлык 34 участокта да комиссия әгъзалары, сайлаучылар, күзәтүчеләр өчен дә уңайлы шартлар тудырылды.
Иске Котыш, Түбән Кәминкә, Иске Кади авыл җирлекләрендәге өч округта әлеге җирлекләр Советларына да депутатлар сайладылар, ягъни өстәмә сайлауларда сайлаучылар өчәр бюллетень алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар Бердәм Россия Дәүләт Думасы