Чирмешән районында соңгы атнада урлашулар ешайган
Кеше һәм закон

Чирмешән районында соңгы атнада урлашулар ешайган

“ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыятенең җәйге лагереннан 6 айлык ике бозау югалган.

Гомумән, 15-21 сентябрьдә район полиция бүлегенең кизү частенда 32 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда телефон урлау белән бәйле бер җинаять эше кузгатылган. Полиция участок уполномоченныйлары 4 административ беркетмә төзегәннәр.
Узган атнада районда юл бәла-казалары булмаган. Бу чорда юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 61 очрагы теркәлгән, шул исәптән 8 кешенең автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә итүе ачыкланган.
Чирмешәндә яшәүче бер хатын-кыз өенең тәрәзәләрен ватканнар. Казанкада угрылар автомобильдәге автомагнитолага һәм сабвуферга кызыкканнар. “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”нең Туймәттәге җәйге лагереннан 6 айлык ике бозау югалган. Күтәмәдә башнялы кран стреласыннан кыйммәтле ике җиһаз урланган, матди зыян күләмен 20000-30000 сум дип бәялиләр. Түбән Чегодай авылы кешесенең кесә телефонын урлаганнар. Бу хәлләр тикшерелә.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев