Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Уң меңгә урлап, утыз мең кайтарганнар

"Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыятенең Югары Кәминкә бүлекчәсе көтүчесе Наил Газизҗанов һәм аның әшнәсе Тәбрис Җаббаровка бозау урлау бик кыйммәткә төшә. Июнь аеның караңгы төнендә Наил һәм Тәбрис Югары Кәминкә фермасының җәйге лагерына юнәләләр һәм кардадан яңа туган бозау урлыйлар. Шулай итеп алар "Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыятенә 10 мең сумлык зыян салалар. Бурларга...

"Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыятенең Югары Кәминкә бүлекчәсе көтүчесе Наил Газизҗанов һәм аның әшнәсе Тәбрис Җаббаровка бозау урлау бик кыйммәткә төшә.


Июнь аеның караңгы төнендә Наил һәм Тәбрис Югары Кәминкә фермасының җәйге лагерына юнәләләр һәм кардадан яңа туган бозау урлыйлар. Шулай итеп алар "Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыятенә 10 мең сумлык зыян салалар.

Бурларга карата җинаять эшен караганда суд зыян күрүче якның да фикерен истә тота, алар исә гаепләнүчеләрне ирекләреннән мәхрүм итмәүне үтенәләр. Нәтиҗәдә бурларның һәркайсына 15шәр мең сум күләмендә штраф түләргә туры килә.

Чирмешәнле Николай Тумбинский һәм Андрей Макаров та ансат юл белән баерга ниятлиләр. Алар төн караңгылыгыннан файдаланып, "Чирмешән икмәк кабул итү предприятиесе" ААҖ территориясенә үтеп керәләр һәм Т-40 тракторының аккумуляторын салдыралар. Район суды Н.Тумбинскийны 1 елга төзәтү эшләренә, А.Макаровны 100 сәгатькә мәҗбүри эшләргә хөкем итә. Ә аккумуляторны предприятиегә кайтарып бирергә туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined суд залыннан