Махсус хәрби операциядә катнашучы Иске Кади авылы егете Илгиз чираттага ялының бер өлешен туган авылында үткәрде.
Форсаттан файдаланып, без дә Илгиз белән очрашып сөйләштек.
-Илгиз, ялга еш кайтасызмы?
-Елга бер тапкыр бер айга җибәрәләр. Менә монысы бераз кыскарак булды. Инде китәсе көннәр дә якынлашты. Санаулы көннәр бик тиз үтеп китә шул.
-Ялга кайтып керү белән, туганнарыгыз белән очрашкач, беренче чиратта сез нәрсә эшлисез?
-Мин ашарга утырам (көлә). Әниемнең ашларын сагынап кайтам. Бәлеш, токмач, тутырган тавык, манты... Авылда бит чәйнең дә тәме башка. Юк, анда да ач йөрмибез, яхшы ашаталар, ләкин менә шул әни пешергән ашлар аеруча тансык. Аннан соң план төзибез: ничек үткәрергә, кая барырга... Бөтен җиргә өлгерәсе, туганнар белән дә очрашасы килә. Хәзер бит тормышка да башкача карыйсың. Һәр көннең кадерен белеп яшәргә кирәк.
Илгиз Ирек улы мәктәптә укыган вакытта ук хәрби булырга хыяллана. Әти-әнисе бу теләгенә каршы килмәгәннәр. Егет Казан артиллерия училищесына укырга керә. Дүрт елдан соң училище ябыла, бишенче курсны якташыбыз Санкт-Петербургта укып бетерә. Яшь офицерны Хабаровск краена җибәрәләр. Ул анда - җиде ел, аннан соң өч ел Бирабиджанда һәм соңгы елларны Амур өлкәсендә хезмәт иткән. 2022 нче елда аларны махсус хәрби операция зонасына күчергәннәр. Ул “Батырлык өчен”, “За боевое отличие”, “За воинскую доблесть”, “За отличие в военной службе”, “За участие в специальной военной операции» медальләре белән бүләкләнгән.
- Илгиз, авылны сагынасызмы?
-Әйе. Монда бит бөтен нәрсә башкача. Казанда хатыным Резеда һәм ике кызым: Наилә белән Раилә көтеп торалар, монда әти-әни каршы алып озаталар. Минем бит тормыш иптәшем Резеда да Иске Кадидан. Шуңа да авылга рәхәтләнеп кайтып йөрибез.
- Ә сезнең хезмәт иткән урында якташлар бармы, аралашасызмы?
-Татарстан егетләре белән бергә хезмәт итәбез. Кайберәүләре белән очрашып торабыз, кем беләндер язышабыз. Автомобильдә Татарстан номерларын күрсәң: “Сез кайсы яктан, кайсы районнан?” - дип сүз кушам. Миңа да шулай килеп эндәшәләр. Татар телендә сөйләшкәннәрен ишетсәм дә, үтеп китмим, килеп дәшәм.
-Илгиз, ә республика, район ярдәмен тоясызмы?
-Ай саен диярлек районнан гуманитар ярдәм белән килүчеләрне каршы алабыз. Район башлыгы Рамил Айбатов үзе дә инде берничә тапкыр килде. Риф Зарипов, Александр Митякин, Василий Кузьмин һәм башкалар гел килеп торалар. Алдан сорашалар, нәрсә алып килергә дип. Форсаттан файдаланып, аларга һәм барлык район халкына ярдәмнәре өчен барлык хезмәттәшләрем исеменнән бик зур рәхмәт. Башка районнардан да шулай гуманитар ярдәм килеп тора.
-Нигездә, сезгә иң кирәге нәрсә?
-Генераторлар. Электр энергиясез бернәрсә дә эшләп булмый. Гел ут кирәк, электростанцияләрне, аккумуляторларны заряжать итәргә, интернетка тоташырга, ремонт эшләре үткәрергә...
-Буш вакытыгызда нәрсә белән шөгыльләнәсез?
-Китап укыйбыз, яңалыклар белән танышабыз. Моңсуланып утырырга вакыт юк.
-Илгиз, безнең газетада, сайтыбызда “Кушаматны белми кушмыйлар” дигән проект дөнья күрде. Махсус хәрби операция зонасында сезнең позывнойлар бар. Алар да бит үзенә күрә кушаматлар. Позывнойларны ничек бирәләр? Әллә сез аларны үзегез сайлыйсызмы?
-Позывной һәрберсендә бар диярлек. Ул кыска һәм җиңел әйтелергә тиеш. Әйтик, безнең татарларның ун кешенең берсе Татарин. Батыр, Алга... Такташ дигәнне дә ишеткәнем бар. Кайберәүләр шәһәр исеме буенча ала, мәсәлән, Казан, Чаллы, Уфа. Ләкин позыйвной аның белгечлеген күрсәтергә тиеш түгел. Әйтик, танкистлар Танкист позывное йөртә алмый. Кайберәүләренең позывнойлары бик кызык, хәтта Кощей дигәне дә бар.
Позывнойның армиядә әһәмияте зур. Беренчедән, һәм иң мөһиме – куркынычсызлык максатыннан. Дошман кешенең чын исем-фамилиясен белмәсен өчен, позывнойлар файдаланалар. Икенчедән - ул кыска. Кешене исем-фамилиясе, званиесе белән әйтә башласаң, озакка китә. Кыска гына: “Татарин” дисәң, кем турында сүз барганын, кемгә мөрәҗәгать иткәнне тиз аңлыйлар.
-Илгиз, Сез бит инде бүген тәҗрибәле, күпне күргән, утны-суны кичкән офицер. Хәрби һөнәр сайлаганыгызга үкенмисезме?
-Юк, танылган бер кинода әйтелгәнче: “Шундый һөнәр бар - Ватанны саклау”.
Безнең язма дөнья күргәнче, Илгиз хезмәт итә торган урынына барып та җитте. Аңа һәм калган егетләребезгә, Ватан саклаучыларга, сау-сәламәт булып туганнары янына тизрәк кайтуларын телибез.
Нет комментариев