Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Тыелган вакытта урамда йөрмәскә

2011нче ел дәвамында районда 28 яшүсмернең ата - аналарына карата, балалары тыелган вакытта урамда булганнары өчен, административ беркетмә төзелгән. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кабул иткән закон нигезендә (2010 елның 5 ноябрендә), балалар һәм яшүсмерләрнең җәмәгать урыннарында йөрү вакытына чикләү кертелде, ягъни алар төнге 22 сәгатьтән иртәнге 6 сәгатькә кадәр урамда...

2011нче ел дәвамында районда 28 яшүсмернең ата - аналарына карата, балалары тыелган вакытта урамда булганнары өчен, административ беркетмә төзелгән.


Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кабул иткән закон нигезендә (2010 елның 5 ноябрендә), балалар һәм яшүсмерләрнең җәмәгать урыннарында йөрү вакытына чикләү кертелде, ягъни алар төнге 22 сәгатьтән иртәнге 6 сәгатькә кадәр урамда яки җәмәгать урыннарында йөрмәскә тиешләр.

Бу турыда балалар да, ата - аналар да белә. Әмма полиция хезмәткәрләре әлеге законны бозучыларны еш тоткарлыйлар. Әйтик, участок уполномоченныйлары Чирмешәндә, Иске Үтәмештә, Ульяновкада, Сосновкада,

Яңа Элмәле һәм Иске Элмәле авылларында бу законның үтәлешен тикшерү буенча рейдлар үткәргәндә, тыелган вакытта урамда йөрүче балигъ булмаганнарны тоткарладылар.

Хокук бозучыларга кисәтү ясала, ата - аналарына беренче тапкыр 100 сумнан 500 сумга кадәр, ә инде балалары икенче тапкыр тоткарланса, 2000 сумга кадәр штраф салына.

Гөлнара
Әбдрәфыйкова,

яшүсмерләр эшләре буенча подразделение инспекторы вазифаларын башкаручы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән административ беркетмә

2
X