Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

ТР Президенты прокуратурага биш бала һәлак булган янгынның килеп чыгу сәбәпләрен ачыклауны йөкләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов янгын корбаннары якыннарына кайгы уртаклашу белдерде һәм җирле үзидарә органнары белән социаль хезмәтләр гамәлләренә катгый бәя бирде, дип хәбәр итә бүген ТР Президенты матбугат хезмәте. Моннан тыш, бүген хокук саклау органнары белән координацион киңәшмәдә республика лидеры ТР Хөкүмәте һәм Татарстан прокуратурасына фаҗиганең сәбәпләрен ачыкларга, тиешле чаралар...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов янгын корбаннары якыннарына кайгы уртаклашу белдерде һәм җирле үзидарә органнары белән социаль хезмәтләр гамәлләренә катгый бәя бирде, дип хәбәр итә бүген ТР Президенты матбугат хезмәте.

Моннан тыш, бүген хокук саклау органнары белән координацион киңәшмәдә республика лидеры ТР Хөкүмәте һәм Татарстан прокуратурасына фаҗиганең сәбәпләрен ачыкларга, тиешле чаралар кабул итәргә, шулай ук имин булмаган гаиләләр белән эшләүне камилләштерү, шул исәптән балаларга яшәү өчен шартлар тудыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә йөкләде.
Рөстәм Миңнеханов, социаль якланмаган гаиләләр, бигрәк тә балалар зыян күрмәсен өчен җирле хакимият гаиләләрдәге хәлләрне белеп торырга, вакытында чарасын күрергә тиеш, дип ассызыклады.
Координацион киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллинның Лениногорск районының Иске Куак авылында биш баланың һәм аларның әнисенең гомерен өзгән янгынга бәйле вазгыять турында докладын тыңлады.
Искәртеп үтик: быел 9 гыйнвар көнне Лениногорск районы Иске Куак авылы территориясендә урнашкан шәхси йортта янгын чыгып, 10 яшькә кадәр булган 5 бала һәм аларның 27 яшьлек әниләре һәлак булды. Балаларның иң кечкенәсенә 1 яшь тә тулмаган булуы мәгълүм. Гаилә башлыгы исән калган, аның тәненең 75 процент өлеше (3 нче дәрәҗә) пешкән, һәм ул Лениногорск үзәк хастаханәсенә озатылган. Соңрак аны Казандагы Республика клиник хастаханәсенә күчерү турында карар кабул ителгән. Күп балалы гаиләнең тагын бер баласы исән - шушы фаҗигале төндә ул туганнарында булган.
Бүгенгә вазгыять балалар омбудсмены Гүзәл Удачина контроленда. Муниципаль районда, бу фаҗигадә балалар һәм аларның әниләре һәлак булу сәбәпле, 12 гыйнвар - матәм көне дип игълан ителгән.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прокуратура Лениногорск районы ТР Президенты