Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 12 гыйнвар 2016 яңалыклары

    • 12 гыйнвар 2016 - 12:35
      Коткаручылар кисәтә: 31 градуска кадәр салкынайта, буран чыга
      Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һава торышының бозылуы турында кисәтү хәбәре таратты. Министрлыктан Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә сылтама белән 13 гыйнварда һава температурасының 26-31 градуска кадәр салкынайтуын җиткерәләр. Кайбер районнарда томан төшә, күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. 14 гыйнварга каршы төндә...
      646
      0
      0
    • 12 гыйнвар 2016 - 12:12
      “Безнең Чирмешән“ тиражын киметмәде
      Бүген район газетасын 4519 адреска алдыралар. Үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу басмага язылучылар 1100дән күбрәккә арткан (үсеш 33 процент). Тиздән 85 еллыгын билгеләп үтәчәк "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан" шул дәвердә русча - 9143, татарча 9133 сан басылган. Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
      761
      0
      0
    • 12 гыйнвар 2016 - 10:34
      Казан читендә генә коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган
      Кичә, 11 гыйнварда, Казан янында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган - җиңел автомобиль йөк машинасы астында калган.8:50 сәгатьтә килеп чыккан һәлакәт аркасында җиңел машина авыр йөк машинасы астында калып сытылган. ВАЗ-2114 автомобиленең Осиново бистәсе ягыннан Казанга таба барышы булган. Аның йөртүчесе һава шартларына бәйле рәвештә юлның торышын игътибарга алмый,...
      713
      0
      0
    • 12 гыйнвар 2016 - 07:31
      Яшь талантлар Чирмешәнгә килә
      "Йодызлык - Созвездие - 2016" эстрада сәнгатенең ачык телевизион яшьләр фестиваленең зона бәйгесе быел март аенда Чирмешәндә узачак. Бездә Нурлат, Яңа Чишмә, Аксубай, Алексеевск, Чистай, Әлки, Спас һәм Чирмешән районнары коллективлары үзләренең концерт программаларын тәкъдим итәчәк. Сайлап алу туры өч көнгә исәпләнгән. Призлы урыннар алучылар әүвәл зона этабының гала -...
      749
      0
      0
    • 12 гыйнвар 2016 - 06:51
      Ивашкино боксчылары Чувашиядә “сугышкан“
      Ивашкино мәктәбе укучылары күрше республикада бокс буенча узган ярышларда катнашты. Катнашу гына түгел, нык беләкле егетләребез аннан призлы урыннар да яулап кайткан. Бокс буенча якташ тренерлары Станислав Полещук истәлегенә Цивильск шәһәрендә узган Бөтенроссия турнирында "Чирмешән" балалар спорт мәктәбе филиалында шөгыльләнүче Александр Апалаев 50 килограмм авырлыкта җиңү яулаган. Шунда ук Чувашия...
      499
      0
      0
    • 12 гыйнвар 2016 - 06:22
      Минем беренче командировкам
      Редакция заданиесе буенча Ивашкинога һәм Әккәрәйгә барган бер көн әле бүген дә исемдә. Аңа инде кырык еллап вакыт үтсә дә, бар да кичә генә булган кебек. "Ленин юлында"ның ул чактагы редакторы Касыйм Нигъмәтуллин миңа конкрет эш йөкләде: Фрунзе исемендәге колхозга барып партгруппорг исеменнән чыгыш әзерләргә. Әлеге язма тиз кирәк, урак...
      779
      0
      0
    • 12 гыйнвар 2016 - 05:43
      ТР Президенты прокуратурага биш бала һәлак булган янгынның килеп чыгу сәбәпләрен ачыклауны йөкләде
      Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов янгын корбаннары якыннарына кайгы уртаклашу белдерде һәм җирле үзидарә органнары белән социаль хезмәтләр гамәлләренә катгый бәя бирде, дип хәбәр итә бүген ТР Президенты матбугат хезмәте. Моннан тыш, бүген хокук саклау органнары белән координацион киңәшмәдә республика лидеры ТР Хөкүмәте һәм Татарстан прокуратурасына фаҗиганең сәбәпләрен ачыкларга, тиешле чаралар...
      775
      0
      0
    • 12 гыйнвар 2016 - 05:34
      Чирмешәндә кредит алучылар азайган
      2015 ел дәвамында районда 78 гаилә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бирелүче кредиттан файдаланган. Аларга 17 миллион 945 мең сум кредит акчасы бирелгән. 2014 елда ташламалы кредит алучылар саны шактый күп, 415 булган. Аларга банклардан 108 миллион 442 мең сум кредит биргәннәр. Былтыр кредит алучыларның 41е Чирмешән авыл җирлегенә керүче авыллардан. Лашман...
      0
      0
      0
    Реклама