Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Түбән Кәминкә табиблык амбулаториясенең тәрәзәсен һәм ишеген ватканнар

Яңа Элмәледә яшәүче бер ханымга үтерү белән янаганнар. Түбән Кәминкәдә буш торучы, элеккеге табиблык амбулаториясенә тәрәзә ватып кергәннәр һәм бүлмәара ишеккә дә зыян салганнар. Бу эшләр буенча тикшерү бара.

7 июльдән 13 июльгә кадәр район полиция бүлегенең кизү частенә 26 хәбәр кергән. Бу чорда өч җинаять эше кузгатылган, шуларның икесе  - террорчылык акты турында ялган хәбәр бирүче билгесез затка карата.

Полициянең участок уполномоченныйлары тарафыннан 2 административ беркетмә төзелгән.

Район юлларында өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, икесе - матди зыян белән, берсендә бер кеше тән җәрәхәтләре алган.  Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 61 очрагы ачыкланган, бер кешегә аек булмаган хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен җавап бирергә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев