Татарстанда картлар йортында бер әбине буып үтергәннәр
Кеше һәм закон

Татарстанда картлар йортында бер әбине буып үтергәннәр

Үтерүдә шикләнелүче билгеле. Минзәләнең өлкәннәр өчен интернат-йортында фаҗига булган.

Бүлмәдә 80 яшьлек әбинең мәетен тапканнар. Башлангыч мәгълүматларга караганда, өлкән яшьтәге хатын-кызны буып үтергәннәр булса кирәк.

Үтерүдә шикләнелүчене билгеләгәннәр. Чыганак мәгълүматлары буенча, күрше бүлмәдәге хатын-кыз бу. Җинаять эше кузгатылган. Картлар йортында хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев