Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Татарстанда 85 яшьлек пенсионер 1 миллионга якын акчасын мошенникларга биргән

Татарстанда 85 яшьлек пенсионер бер миллионга якын акчасын мошенниклар кулына тапшырган. Аферистлар классик ысул кулланган – «сезнең акчаларга куркыныч яный, аларны куркынычсыз счетка күчерегез».

Бу юлы җинаятьчеләр пенсионерга барлык сумманы «тере акча» итеп алып килергә һәм ышанычлы затка тапшырырга кушкан. Шулай эшләгән очракта акчаларны коткарырга вәгъдә иткән.

Соңыннан алар акчаларны хуҗасына кайтарачакбыз, дип ышандырган. Кодлы сүз уйлап табарга һәм акчаны тапшырганда аны ышанычлы затка әйтергән кирәк була.

Ир-ат счетларыннан 750 мең сум алган, акчаны сумкага тутырган һәм әйтелгән урынга очрашуга килгән. Аның янына хатын-кыз килгән һәм парольне атаган. Аны ишеткәч, ир-ат акчаларын тапшырган һәм өенә кайткан.

Вакыт узгач пенсионерның балалары бу хәл турында белгән. Алар әтисенә мошенниклар корбаны булуы турында әйткән һәм аңа полициягә мөрәҗәгать итәргә булышкан.

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта мошенникларны эзлиләр. Алар Самара өлкәсе һәм Краснодар краенда теркәлгән телефоннардан шалтыратканы билгеле.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев