Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Татарстанда 84 яшьлек бабай кибеткә ут төрткән

Лениногорск районы Яңа Шөгер авылында азык-төлек кибетенә ут төрткәннәр. Полиция сәүдә ноктасы хуҗасы – 36 яшьлек хатын-кызның мөрәҗәгате буенча тиз генә тикшерү үткәргән.

Оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә биредә яшәүче 84 яшьлек бабай тоткарланган. Ул, үз гаебен танып, нинди сәбәптән җинаятьчел адымга баруын аңлаткан. Баксаң, кибет хуҗасы белән җир мәсьәләсендә тарткалаш чыгып, аларга озак кына суд сукмакларын таптарга туры килгән икән.

Тоткарланучы сүзләренә караганда, төнлә ул кибет тәрәзәсен ватып, эченә бензин сипкән һәм ут төрткән. Аның шундый гамәленнән 1 миллион сумлык зыян килгән. Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылган.

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев