Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Шушма аша салынган күперне сүтүчеләр закон каршында җавап бирәчәк

9-15 сентябрьдә район полиция бүлекчәсендә 41 хәбәр кабул ителгән.

01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. ПЧ-73нең Күтәмәдәге аерым посты хезмәткәрләре юл-транспорт вакыйгасына барганнар. 135нче Чирмешән янгын сүндерү часте диспетчерлыгыннан белешүебезчә, ике ялган чакырту теркәлгән.

02 9-15 сентябрьдә район полиция бүлекчәсендә 41 хәбәр кабул ителгән.

Район юлларында 6 юл-транспорт вакыйгасы булган, барысы да – матди зыян белән. ЮХИДИ инспекторлары юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 61 очрагын ачыклаганнар.

Полициянең участок уполномоченныйлары 4 административ беркетмә төзегәннәр.

Андреевка авылы янында Шушма елгасы аша салынган күпернең бер өлешен кисеп алган Шешминка авылы кешеләренә карата җинаять эше кузгатылган, матди зыян күләме – 42 мең сум.

Полиция хезмәткәрләре Акъяр-Чирмешән-Шентала юлында калдырылган “Лада” автомашинасы багажнигындагы 100 литр дизель ягулыгына тап булганнар. Соңыннан мәгълүм булганча, аның йөртүчесе – Чирмешән кешесе солярканы “КамАЗ” эш машинасыннан “салдырган”.

Билгесез адәмнәр, Түбән Кәминкә авылы кешесе йортының биген ватып, өйгә кергәннәр һәм 700 сум акчасын, эш коралын урлап чыкканнар. Матди зыянның күләме ачыклана.

03 Узган шимбә, якшәмбе көннәрне “Ашыгыч ярдәм” хезмәтен 37 тапкыр чакыртканнар, 10 кеше монда үзләре килеп медицина ярдәме алган. Фельдшерлар әйтүенчә, күпчелек чакыртулар хроник чирлеләр, кан басымы чирләреннән интегүчеләр янына булган. ОРВИ белән авыруның берничә очрагы теркәлгән.

04 Узган атнада газ хезмәте слесарьлары газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү белән бәйле 34 заявка үтәгәннәр.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев