Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Нишләгән бу әниләр?! Татарстанда тагын бер баланы үтерә язганнар

Әнисен аналык хокукыннан мәхрүм итү турындагы мәсьәлә карала.

Тикшерүчеләр фаразынча, Сарман районында 9 гыйнвар көнне исерек әни кеше бер яшьлек баласын буып үтермәкче булган. Сөяркәсе генә коткарып кала алган. 26 яшьлек хатын үзенең җинаятькә катышы булуын таныган, баланы ничек үтерергә җыенуын да күрсәткән. Ул стационар психологик һәм психиатрик экспертиза үтәчәк. Баланың сәламәтлегенә куркыныч янамый. Аны вакытлыча тәрбиягә алган гаиләдә. Әнисен аналык хокукыннан мәхрүм итү турындагы мәсьәлә карала. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип яза ТР буенча тикшерү комитеты матбугат үзәге.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев