Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мошенниклар чирмешәнлеләрне “ватсап” аша алдыйлар

«Танышларыгызга» акча җибәргәнче, үзләре белән элемтәгә керегез», - дип киңәш ителәр полиция хезмәткәрләре.

Соңгы вакытта күп кешенең ватсабына танышларыннан  акча сорап хәбәр килә башлаган. Әле берсеннән, әле икенчесеннән. Фотосы да, исемнәре дә аларныкы. Тик хат җибәрүчеләр генә – мошенниклар. Кырыкалдарлар хәзер менә шундый яңа ысул белән халыкны алдарга керешкәннәр – ватсапларны “җимерә” башлаганнар. Полиция бүлекчәсеннән белешүебезчә, әлегә кадәр мондый факт буенча бер гариза кергән.

Дөрес, ялган смс-хәбәр байтак кешегә килсә дә, райондашларыбыз арасында ашыгып акча күчерүчеләр булмаган бугай. Ә менә башка районнарда мондый фактлар теркәлгән.

- Соңгы арада мошенниклар “Ватсап”ны бик актив файдаланалар. Танышлары исеменнән акча сорап, смс-хәбәр юллыйлар, “банк хезмәткәре”, ФСБ, эчке эшләр органнары хезмәткәре буларак та элемәгә чыгалар һәм мошенниклык гамәлләре турында кисәтәләр. Менә шундый сөйләшүләрдән соң, кайберәүләр зур суммаларга кредитлар рәсмиләштереп, кырыкалдарларга күчерәләр. Андый очраклар районда да булды, - диде полиция бүлеге начальнигы урынбасары вазифасын вакытлыча башкаручы полиция майоры Илнар Җиһаншин. -  Кызганыч, матбугат чараларында телефон аша алдау турында даими искә төшерүләргә карамастан, алданучылар саны кимеми. Якташларыбызны кабат кисәтәбез: әгәр сезгә: “Ярдәм итегез: акча кирәк!” дигән хәбәр килсә, шунда ук танышыгызга шалтыратып белешегез һәм аңа чыннан да ярдәм кирәкме-юкмы икәнлеген ачыклагыз. Таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез,  үз мәгълүматларыгызны беркайчан да беркемгә дә әйтмәгез, мобиль телефоннарга һәм компьютерларга тикшерелмәгән чыганаклардан һәм социаль челтәрләрдәге сылтамалар буенча кушымталар урнаштырмагыз. Сезнең телефонны һәм компьютерны ерактан идарә итү өчен программалар бар. Әгәр дә инде сез мошенниклар корбаны булсагыз, шунда ук полициягә мөрәҗәгать итегез.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев