Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мошенниклар чирмешәнлеләрне 10 миллион сум акчасыз калдырганнар

Узган елны районда IT-технологияләр кулланып 40 җинаять кылынган. аннан алдагы ел белән чагыштырганда бу сан 38 процентка күбрәк.

Хокук саклаучылар әйтүенчә, мошенниклар капканына, гадәттә, пенсионерлар еш эләгә. Ләкин кайбер яшьрәк кешеләр дә, үзләре дә сизмәстән, кредит алалар, күпләп акча күчерәләр. Мошенниклар да төрледән төрле хәйләләр куллана. Элегрәк кызың-улың авариягә эләкте дип шалтыратсалар, хәзер электрон хатлар җибәрәләр, банк, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре булып шалтыраталар. Интернетта җиңел акча эшләү ысуллары да тәкъдим итәләр. Хокук саклаучылар игътибарлы булырга чакыра. Карта номерларын чит кешеләргә әйтмәскә киңәш итәләр. Шик уянган очракта яисә картадан акча югалса, кичекмәтән полиция бүлегенә һәм банк хезмәткәрләренә шалтыратырга кирәк. 

2023 елда мошенниклар чирмешәнлеләрне 10 миллион сум акчасыз калдырганнар.

-Март аенда гына тагын бер якташыбыз аферистларга 1 миллион 800 мең сум акча күчерде, - ди полиция бүлеге начальнигы урынбасары Иван Пешков. - Мошенник ватсапка шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм билгесез кешеләр сезнең исемнән кредит алырга тырыша, акчагызны саклап калу өчен кредитны үзегезгә рәсмиләштерергә кирәк, дип хәбәр итә. Зыян күрүче «банк хезмәткәре» кушканнарның барысын да үти һәм 1 миллион 800 мең сум акчасыз кала. Шуңа да таныш булмаган номерлардан шалтыратуларга җавап бирмәскә, акча, инвестицияләр, тупланмаларга кагылышлы нинди дә булса мәсьәләләр буенча сөйләшмәскә гадәтләнегез. Әгәр шалтыратуга җавап бирсәгез, беркайчан да шалтыратучы кушканнарны үтәмәгез. Уяу булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев