Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Лашманда авылдашлар сугышкан

16 марттан 22 мартка кадәр кадәр район полиция бүлегенең кизү частенда 21 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда ике җинаять эше кузгатканнар.

Лашманның ике кешесенә суд каршында җавап бирергә туры киләчәк, алар бер авылдашларына кул күтәргәннәр. Тагын бер җинаять эше урлау белән бәйле. Туймәт авылына Чувашиядән кайткан кунак сумкасыннан 14 мең сум акчасы югалуы турында хәбәр иткән.

Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан 4 административ беркетмә төзелгән.

Бу көннәрдә район юлларында матди зыян белән бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 73 фактын ачыклаганнар.

Кармышта яшәүче хатын-кыз, аңа авыл урамында кул күтәргән икенче бер хатын-кыз белән ир-ат хакында хәбәр иткән. Бу эш буенча да тикшерү бара.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X