Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

“Әккәрәй” җәмгыятенең тырмаларын урлап киткәннәр

22-28 апрельдә район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 27 хәбәр кабул ителгән.

01 Узган атнада районда зур янгын бәла-казалары булмаган. 135 нче Чирмешән янгын сүндерү часте һәм башка авыллардагы подразделениеләр Чумачка, Иске Котыш, Красная Поляна, Иске Сережкино авыллары янында чүпкә һәм коры үләнгә капкан утларны сүндерергә барганнар.

02 22-28 апрельдә район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 27 хәбәр кабул ителгән.

Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, барысы да матди зыян белән – имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 81 очрагы теркәлгән, ике кеше автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткәннәр.

“Әккәрәй” җәмгыятенең Иске Кади авылы янында торган тырмаларын һәм авыл хуҗалыгы машиналарының агрегатларын урлап киткәннәр.

Билгесез адәмнәр Яңа Элмәле авылы янындагы бөртек складындагы 60 метр кабельгә кызыкканнар, матди зыян күләме 21300 сум. Бу уңайдан җинаять эше кузгатылган.

Үз өеннән көмешкә саткан Лагерка авылы кешесе җаваплылыкка тартылачак.

Чирмешәндә сугышкан ике ир-атның берсе авыр тән җәрәхәтләре алган. Соңыннан мәгълүм булганча, зыян күрүче – элек хөкем ителгән һәм полициядә исәптә торучы район үзәге кешесе.

03 Узган шимбә, якшәмбе көннәрне ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 31 чакырту теркәлгән. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, аларга күпчелек кан басымы чирләреннән интегүчеләр янына барырга туры килгән.

Ашказаны-эчәк авырулары белән чирләүнең – 4, ОРВИ белән авыруның 2 очрагы теркәлгән.

04 Узган атнада газ хезмәте слесарьлары газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү белән бәйле 33 заявка үтәгәннәр.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев