Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Киндерашны юк итәргә кирәк

Район прокуратурасы Күтәмә авыл җирлеге башкарма комитеты эшчәнлегендә наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр турында законнар үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында Күтәмә авылы территориясендә - элеккеге чиркәү янында һәм елга ярының сазлыклы урыннарында наркотиклы үсемлек - киндераш үсүе мәгълүм була. Законнар нигезендә, наркотиклы матдәләр үсүче җир участокларыннан файдаланучы яки әлеге милекнең хуҗалары...

Район прокуратурасы Күтәмә авыл җирлеге башкарма комитеты эшчәнлегендә наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр турында законнар үтәлешен тикшерде.


Тикшерү барышында Күтәмә авылы территориясендә - элеккеге чиркәү янында һәм елга ярының сазлыклы урыннарында наркотиклы үсемлек - киндераш үсүе мәгълүм була. Законнар нигезендә, наркотиклы матдәләр үсүче җир участокларыннан файдаланучы яки әлеге милекнең хуҗалары булучы юридик һәм физик затлар, бу үсемлекләрне юк итәргә тиешләр. Ләкин Күтәмә авыл җирлеге башкарма комитеты аларны юк итү буенча вакытында тиешле чаралар күрмәгән. Район прокуроры авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенә әлеге закон бозуга чик кую турында күрсәтмә бирде.

Тимур Габдуллин,

район прокуроры
ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined наркотиклы үсемлек – киндераш үсүе мәгълүм була