Киндерашны юк итәргә кирәк
Район прокуратурасы Күтәмә авыл җирлеге башкарма комитеты эшчәнлегендә наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр турында законнар үтәлешен тикшерде.
Тикшерү барышында Күтәмә авылы территориясендә - элеккеге чиркәү янында һәм елга ярының сазлыклы урыннарында наркотиклы үсемлек - киндераш үсүе мәгълүм була. Законнар нигезендә, наркотиклы матдәләр үсүче җир участокларыннан файдаланучы яки әлеге милекнең хуҗалары...