Казанлы узып баручыга пычак белән кадаган: җәрәхәтләнгән егет шунда ук үлгән
Кеше һәм закон

Казанлы узып баручыга пычак белән кадаган: җәрәхәтләнгән егет шунда ук үлгән

Казанның Азино микрорайонында бер ир-ат яныннан узып баручы егеткә пычак белән кадаган. Егет алынган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

Фаҗига турында социаль челтәрләрдән мәгълүм булды. Фаҗига шаһиты вакыйгалар урыныннан видео да урнаштырган, үтерүче пычак белән ир-егеткә кадаганчы, аңа янап кычкырган була.

» Үтерүче «Сез бомж, сез бу дөньяда яшәргә тиеш түгел»,-дип , 33 яшьлек егеткә кадаган. Ул шунда ук вафат булды», — дип язган ул.

Кадрлардан күренгәнчә, вакыйга урынына полиция һәм медицина хезмәткәрләре килгән. Әлегә ведомстволардан бу хәл буенча рәсми мәгълүмат алынмаган.

"Ватаным Татарстан"

фото: https://pixabay.com/ru/

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев