Реклама
Балаларда тыш, салонда барлыгы биш олы кеше булган.
ЮХИДИ хезмәткәрләре Казанның Мәүлетов урамы һәм Җиңү проспекты чатында бер автомобильне туктаткан. Машинаны тикшергәч, исерек хәлдәге ир-атның дүрт баланы автомобиль багажнигында йөртүе ачыкланган.
Балаларда тыш, салонда барлыгы биш олы кеше булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагыннан билгеле булды.
Хәзерге вакытта әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклыйлар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз