Иске Үтәмеш кешесе теркәлү кагыйдәләрен бозган өчен ирегеннән мәхрүм ителгән
Кеше һәм закон

Иске Үтәмеш кешесе теркәлү кагыйдәләрен бозган өчен ирегеннән мәхрүм ителгән

Чирмешән район суды элек тә җаваплылыкка тартылган хатын-кызга карата хөкем карары чыгара.

Иске Үтәмештә яшәүче ханым элегрәк иректән мәхрүм ителгән булган. Төрмәдән чыккач, ул профилактик исәпкә куела. Аңа административ күзәтчелек билгеләнә. Шуның нигезендә, әлеге ханымның яшәү урынын сәбәпсез калдырырга хокукы булмаган һәм айга бер тапкыр яшәү урыны буенча эчке эшләр органнарында билгеләнеп торырга тиеш саналган.

Якташыбыз исә, әлеге таләпне санга сукмыйча, Әлмәт шәһәренә китеп бара һәм бер ай дәвамында теркәлми.

Суд, гаебен таныган хатын-кызны 5 айга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган.

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев