Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Иске Кадида мәчет янындагы коймаларны сүтеп киткәннәр

Иске Кади кешесе авылдагы элемтә бүлеге һәм мәчет биналары арасындагы коймаларны сүтеп алып китүләре хакында район полиция бүлегенә гариза язган.

Гомумән, 26 майдан 1 июньгә кадәр полиция бүлегенә 44 хәбәр кергән. Бу вакытта җинаять эшләре кузгатылмаган. Полиция участок уполномоченныйлары һәм башка хезмәтләр 2 административ беркетмә төзегән.

Узган атнада район юлларында бер юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, анда имгәнүчеләр юк. ЮХИДИ инспекторлары юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 54 очрагын ачыклаганнар. Ике машина йөртүче автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылган.

Угрылар Лашман авылындагы электр көтүченең аккумуляторына һәм аның генератор блогына кызыкканнар, матди зыян күләме 20 мең сум. Бәркәтәдә шәхси йортта кесә телефоны югалган. Билгесез адәм Урманасты Үтәмеш авылындагы бер өйнең веранда пыяласын ватып эчкә үткән, хуҗаны кыйнап, ике кесә телефоны урлап чыккан. Әлеге кырын эшләрне полиция хезмәткәрләре тикшерә.

Бу мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X