Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Иске Элмәледә күпер җимерелгән

Иске Элмәледә язгы сулар күпер нигезендәге балчыкны юып алганлыктан, авылның Луговая һәм Бакча урамнарына керергә юл беткән. Бу хакта полициягә “Глонасс” системасы аша хәбәр иткәннәр.

Әлеге урынга барган МЧС хезмәткәрләре күпернең чынлап та җимерелүен раслаганнар. Андый-мондый гадәттән тыш хәл булса экстрен хезмәтләр, урамнарга әйләнгеч юлдан керә ала.

Коронавирус чирен кисәтү максатында оештырылган рейдлар барышында кагыйдә бозуның 6 очрагы ачыкланган. Полициянең участок уполномоченныйлары 13 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән – матди зыян белән, имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 57 очрагы ачыкланган, бер машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә  идарә иткән.

Гомумән, 27 марттан 3 апрельгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 32 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда 2 җинаять эше кузгатылган.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев