Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Яр Чаллыда яшәүче гастролер Чирмешәндә кибеттән товарлар урлаган

Район полиция бүлегенә район үзәгендәге бер кибеттән 5590 сумлык товар урлануы турында гариза кергән. Каракны тиз тапканнар, ул Яр Чаллы кешесе булып чыккан.

Чирмешәндә яшәүче бер хатын-кыз исә үзен ялгыш юлга этәргән һәм банк счетыннан 2700 сум акча урлаган билгесез затларны җаваплылыкка тартуны сорый. Әлеге факт буенча тикшерү алып барыла.

5 февральдән 11 февральгә кадәр район полиция бүлегенең дежур частена 28 хәбәр килгән. Бу чорда элек кылынган җинаятьләр буенча ике җинаять эше кузгатылган.

Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан 10 административ беркетмә төзелгән.

Район юлларында биш юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның берсендә имгәнүче бар, дүртесе матди зыян белән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 28 очрагы ачыкланган, шул исәптән ике кеше транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән.

Мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев