Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яңа Котыш авылындагы газүткәргечләрнең тимер баганаларын кисеп киткәннәр

Чирмешәндә яшәүче хатын-кыз үз өеннән 5 мең сум акчасын урлаулары хакында полициягә хәбәр иткән.

Билгесез адәмнәр Яңа Котыш авылындагы газүткәргечләрнең тимер баганаларын кисеп киткәннәр. Әлеге фактлар буенча тикшерү бара.
Гомумән, 8–14 декабрьдә район полиция бүлегенең кизү частенда 41 хәбәр кабул ителгән.
Полициянең участок уполномоченныйлары дүрт административ беркетмә төзегән. Бер атнада дүрт җинаять эше кузгатылган.
Район юлларында матди зыян белән бер юл-транспорт вакыйгасы булган, анда имгәнүчеләр юк.
Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 42 очрагы ачыкланган.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев