Хезмәт хакы түләмәүчеләрне җаваплылыкка тарталар
2013 елда Чирмешән районы прокуратурасы хезмәт хакын вакытында түләмәүнең 370 фактын ачыклаган. Гражданнарның хокукларын яклау йөзеннән хезмәт хакы буенча тулаем 4 миллион 895 мең сумлык бурычны түләтү турында 354 гариза судка юлланды, шуларның 289ы тулысынча канәгатьләндерелде, 65 эш прокурорның таләбе үтәлү нәтиҗәсендә туктатылды,- диде район прокуроры ярдәмчесе Михаил Пронин. Прокурор...
2013 елда Чирмешән районы прокуратурасы хезмәт хакын вакытында түләмәүнең 370 фактын ачыклаган.
Гражданнарның хокукларын яклау йөзеннән хезмәт хакы буенча тулаем 4 миллион 895 мең сумлык бурычны түләтү турында 354 гариза судка юлланды, шуларның 289ы тулысынча канәгатьләндерелде, 65 эш прокурорның таләбе үтәлү нәтиҗәсендә туктатылды,- диде район прокуроры ярдәмчесе Михаил Пронин.
Прокурор представлениеләре буенча 9 вазифаи зат тәртип җаваплылыгына, алты кеше прокурор карары нигезендә административ җаваплылыкка тартылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев