Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәнлеләр мошенникларга 460 мең сум акча күчергәннәр

24 – 30 ноябрьдә район полиция бүлегендә ике җинаять эше кузгатылган, икесе дә мошенниклык факты буенча.

Беренче очракта матди зыян 45 мең сум булса, икенчесендә билгесез затлар 415 мең 615 сум акча үзләштергәннәр.   Бу эшләр буенча тикшерү бара.

Бу чорда кизү частенә, гомумән, 37 хәбәр кергән.

Полициянең участок уполномоченныйлары 3 административ беркетмә төзегәннәр.

ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, ноябрьнең соңгы атнасында  район юлларында юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 68 очрагы ачыкланган, бер машина йөртүчегә транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җавап бирергә туры киләчәк, 13 кеше куркынычсызлыгы каешын куллану кагыйдәләрен бозган, алар штраф түләячәк.

Сосновкада яшәүче ханым, аның “Дәүләт хезмәтләре” сайтындагы шәхси кабинетына кергән билгесез кешеләргә карата чара күрүне сорап, гариза язган.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев