Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә исерек килеш руль артына утырган өч машина йөртүчене хөкем иттеләр

Чирмешән районы буенча 1 нче суд участогы исерек килеш машина йөртүче өч кешегә карата янә карар чыгарды.

Суд барышында аларның гаепләре тулысынча расланган.

Казанда яшәүче Илдар Нуретдиновны 30 мең сум штрафка тарту һәм 1 ел да 6 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылган. Гаеплене Чирмешәндә туктатканнар.Тикшерү узудан баш тартса да, аңарда алкоголь эчемлек куллану билгеләре ачык күренгән. Ул суд утырышына да килмәгән.

Иске Үтәмеш кешесе Радик Галимовны автоинспекторлар кичке якта  Лениногорск - Чирмешән юлында туктаталар. Тикшерү нәтиҗәләре әлеге машина йөртүченең салмыш булуын раслый.

Суд аңардан да һәм Әлмәттә торучы Илнар Зыятдиновтан да, соңгысы Әмир авылында исерек килеш автомашина руле артына утырган, 30ар мең сум штраф түләтү һәм 1 ел да 6 айга автотранспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.

Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын

тәэмин итү буенча район комиссиясе бирде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев