Чирмешәндә ир белән хатын нык талашкан
Район үзәгендә яшәүче бер хатын-кыз аңа исерек хәлдәге иренең кул күтәргәнлеге хакында полициягә гариза язган. Соңрак ир-ат зыян күрүчене, имеш, буарга ук тотынган. Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатканнар.
Гомумән, 10–16 апрельдә район полиция бүлегендә 35 хәбәр кабул ителгән, өч җинаять эше кузгатылган.
Район юлларында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда имгәнүчеләр юк. Гомумән, юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 17 очрагы буенча беркетмә төзелгән, бу чорда автотранспорт белән исерек хәлдә идарә итүчеләр ачыкланмаган.
Әлеге мәгълүматлар Россия ЭММның
Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев