Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә яшәүче эшмәкәр сүзендә тормаган

Чирмешәндә яшәүче берәү күп фатирлы йорт подъездында сүгенгән исеректән зарланган.

Тагын бер якташыбыз, мебель урнаштырырга вәгъдә биреп, аның 32 мең сум акчасын алган, ләкин эшне башкармаган чирмешәнлегә карата җинаять эше кузгатуны сорап полициягә гариза язган. Күтәмәдә яшәүче хатын-кыз өендә бикләнеп, алкогольле эчемлекләр куллана, балаларын тәрбияләми. Бу эшләр буенча тикшерү бара.

Гомумән, 13 - 19 октябрьдә район полиция бүлегенең кизү частенда 27 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда урлау белән бәйле бер җинаять эше кузгатканнар.

Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан 7 административ беркетмә төзелгән.

Бу көннәрдә район юлларында матди зыян белән бер юл-транспорт һәлакәте булган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 63 фактын ачыклаганнар, бер машина йөртүчегә йөртү таныклыгы булмыйча транспорт чарасы белән идарә иткән өчен җавап бирергә туры киләчәк. ЮХИДИ бүләкчәсеннән хәбәр итүләренчә, соңгы вакытта “страховкасыз” йөрүче шоферлар арткан, мондыйларга карата да штраф салынган.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев