Чирмешәндә берәүнең кесә телефонын урлаганнар
Кеше һәм закон

Чирмешәндә берәүнең кесә телефонын урлаганнар

30 майдан 5 июньгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 29 хәбәр кабул ителгән. Әлеге чорда элек кылынган җинаятьләр уңаеннан ике эш кузгатылган.

Полициянең участок уполномоченныйлары 11 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында матди зыян белән ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 35 очрагы ачыкланган. Бер машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Чирмешәндә берәүнең 18 мең сумлык кесә телефонын урлаганнар. Бурны ачыклаганнар да. Әлеге уңайдан тикшерү бара.

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев