Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә берәүнең казлары югалган

Район үзәгендә яшәүче бер хатын-кыз полициягә алты баш казы югалуы хакында хәбәр иткән.

Гомумән, 22-28 сентябрьдә район полиция бүлегенең кизү частенда 40 кабул хәбәр иткәннәр.

Участок уполномоченныйлары сигез административ беркетмә төзегән. Бу чорда ике җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында матди зыян белән бер юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, анда имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 70 очрагы теркәлгән, шул исәптән 3 машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Чирмешән кешесе социаль челтәрләрне “ватып”, үзен мыскыллаган билгесез затны җаваплылыкка тартуны сорый.

Яшәүчедә угрылар гараж тәрәзәсеннән кереп, эретеп ябыштыру аппараты, электр дреле һәм дизель ягулыгы урлап чыкканнар. Бу уңайдан тикшерү бара.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның

Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев