Чирмешәндә берәү танышын кыйнаган
Кеше һәм закон

Чирмешәндә берәү танышын кыйнаган

Район полиция бүлегенең кизү частена Чирмешәндә яшәүче якташыбыздан гариза кергән.

Ул үзенә кул күтәргән танышын җаваплылыкка тартуны сорый. Әлеге уңайдан тикшерү бара.
Гомумән, 20-26 ноябрь көннәрендә район полиция бүлегендә 40 хәбәр кабул ителгән, ике җинаять эше кузгатылган.
Район юлларында ике юл-транспорт һәлакәте булган, аларда имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 25 очрагы ачыкланган.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев