Чирмешәндә берәү яшүсмернең телефонын урлаган
Кеше һәм закон

Чирмешәндә берәү яшүсмернең телефонын урлаган

Район үзәгендә яшәүче гражданин балигъ булмаган улының телефонын урлаган билгесез затны җаваплылыкка тартуны сорап гариза язган. Шул ук зат пычак белән куркытып, үтерү белән дә янаган.

Гомумән, 3–9 апрельдә район полиция бүлегенең кизү частенда 38 хәбәр кабул ителгән, ике җинаять эше кузгатылган. Бу чорда район юлларында матди зыян белән өч юл-транспорт һәлакәте төркәлгән, аларда имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 32 очрагы ачыкланган, шул исәптән берәү автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән райны бүлеге штабыннан алынды.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев