Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә аек булмаган хәлдә мотоблок белән идарә иткән ир-атны җаваплылыкка тартканнар

Чирмешәннең җәмәгать суды аек булмаган хәлдә мотокультиватор белән идарә иткән Игорь Потаповның эшен тикшергән.

Район үзәгендә яшәүче 38 яшьлек ир-ат октябрь аенда, кичке мәлне, мотоблогын кабызып, юлга чыга. Юл хәрәкәте инспекторлары аны Гагарин урамында туктаталар.

Ул мотоблок руле артына спиртлы эчемлек кулланган хәлдә утырган. Мондый хәләттә булуын алкотектор да күрсәткән, спиртлы эчемлек куллану билгеләре: алкоголь исе, сөйләгәндә буталып китүе, бит төсендә, үз – үзен тотышында үзгәреш ачык күренә.

Потапов утырышка килмәсә дә, җәмәгать суды гаеплене 30 мең сум штраф түләтү һәм бер ел ярымга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.

Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясеннән бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев