Чирмешән районында тагын бер шоферны исерек килеш руль артына утырган өчен хөкем иттеләр
Чирмешәннең җәмәгать судында аек булмаган хәлдә руль артына утырган тагын бер машина йөртүченең эше каралды.
Август көннәренең берсендә Мордовское Афонькино авылында туган 36 яшьлек Павел Митяевны кичке сәгать 10 тирәсендә автоинспекторлар Акъяр- Чирмешән-Шентала юлында туктаталар. Автомобиль йөртүче медицина тикшеренүеннән баш тартса да, спиртлы эчемлек куллану билгеләре: алкоголь исе, сөйләгәндә буталып китүе, бит төсендә, үз – үзен тотышында үзгәреш ачык күренә. Инспекторлар аны транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерү турында беркетмә төзегәннәр.
Автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен, җәмәгать суды аңа 30 мең сум штраф һәм бер ел ярымга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.
Әлеге материаллар юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе тарафыннан бирелгән.
Кадрия Гамирова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев