Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында мошенниклар активлашкан

Шешминкада яшәүче ханымга таныш булмаган номердан шалтыратып, оныгыгыз авариягә эләккән дип, 100 мең сум акча күчерүен сораганнар.

Мошенниклар шушы көннәрдә үк Лашманда яшәүче хатын-кызга да ялган юл белән кредит рәсмиләштерергә маташканнар. Шалтыратучы үзен Мәскәү шәһәренең полиция хезмәткәре дип  әйткән. Бу эшләр буенча тикшерү бара.

Гомумән, 1 - 7 декабрьдә район полиция бүлегенең кизү частенда 23 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда административ күзәтү тәртибен бозган бер кешегә карата җинаять эше кузгатканнар.

Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан 8 административ беркетмә төзелгән.

Бу көннәрдә район юлларында матди зыян белән бер юл-транспорт һәлакәте булган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 64 фактын ачыклаганнар, бер машина йөртүчегә алкогольле эчемлек кулланган хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен җавап бирергә туры киләчәк. ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, бер атнада куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәсен бозган биш кешегә штраф салынган.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев