Чирмешән районында кырдагы бульдозерның цилиндрын урлаганнар
Кеше һәм закон

Чирмешән районында кырдагы бульдозерның цилиндрын урлаганнар

18 июльдән 24 июльгә кадәр район полиция бүлегенә 39 хәбәр кергән. Бу чорда ике җинаять эше кузгатылган.

Полиция участок уполномоченныйлары һәм башка хезмәтләр тарафыннан 14 административ беркетмә төзелгән.

Узган атнада район юлларында матди зыян белән ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. ЮХИДИ инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 34 очрагын ачыклаганнар.

Полиция бүлегенә Лагерка авылы янындагы кырда бер бульдозерның асылмалы цилиндрын урлаулары турында хәбәр иткәннәр. Тикшерү бара.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев