Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында исерек килеш машина йөртүче ике кеше штрафка тартылды

Тагын ике чирмешәнлене аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә иткәннәре өчен машина йөртү таныклыкларыннан мәхрүм итәләр. Аларга штраф та салынган.

Чирмешәндә яшәүче Рөстәм Кәримовны полиция хезмәткәрләре яңа ел алдыннан район үзәгендә туктаталар.

Машина йөртүченең алкогольле эчемлек куллану билгеләре: авыздан исерткеч эчемлек исе килү, гәүдәнең тотрыксызлыгы, сөйләм бозылу, битнең төсе кискен үзгәрү яисә үзен гадәти хәлдә тотмавы тикшерү өчен нигез булган. Ләкин ул автоинспекторларга буйсынмыйча, медицина тикшеренүдән баш тарткан.

Утырыш барышында Кәримов үз гаебен тулысынча таный. Суд аны 30 мең сум штраф түләтү һәм 1 ел да 6 айга автотранспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.

Ә менә Чирмешән егете Раил Садыйков 30 мең сум штраф түләп, машина йөртү таныклыгын 1 ел да 7 айдан соң гына алачак.

Суд барышында ул үз гаебен танымый, ләкин аның хокук бозуын алкотектор да, медицина тикшеренүе нәтиҗәләре дә дәлилли. Өстәвенә, күптән түгел генә аны шулай ук исерек хәлдә автотранспорт белән идарә иткән өчен туктаткан булганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев