Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында берәүгә кешене кимсеткән өчен җавап бирергә туры киләчәк

Утыз Имән авылында яшәүче берәү халык җыены барышында аңа кимсетү сүзләре әйткән авылдашыннан зарланган, җинаять эше кузгатуны сорап полициягә гариза язган.

Түбән Чегодайда яшәүче хатын-кыз, өч атна дәвамында алкогольле эчемлекләр кулланып, үз вазыйфаларын башкармаучы ир-атны җаваплылыкка тартуны сорый.  Бу эшләр буенча тикшерү бара.

Гомумән, 17 - 23 ноябрьдә район полиция бүлегенең кизү частенда 35 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда билгесез кешеләр тарафыннан акчалар үзләштерү белән бәйле ике җинаять эше кузгатканнар.

Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан 3 административ беркетмә төзелгән.

Бу көннәрдә район юлларында матди зыян белән ике юл-транспорт һәлакәте булган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 50 фактын ачыклаганнар, бер машина йөртүчегә алкогольле эчемлек кулланган хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен җавап бирергә туры киләчәк. ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, бер атнада куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәсен бозган өчен 19 кешегә штраф салынган.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев