Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында бер атнада дүрт җинаять эше кузгатылган

29 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр район полиция бүлегенең кизү частенда 66 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда дүрт җинаять эше кузгатканнар.

29 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр район  полиция бүлегенең кизү частенда 66 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда дүрт җинаять эше кузгатканнар.
Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан 10 административ беркетмә төзелгән.

Бу көннәрдә район юлларында матди зыян белән өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, бер кеше имгәнгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 131 факты ачык- ланган, дүрт машина йөртүчегә транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җавап бирергә туры киләчәк.

Яшәүче авылында, бер хужалыкның гараж тәрәзәсен ватып кереп, эретеп ябыштыру аппараты, электродрель һәм дизель ягулыгы урлап чыкканнар. Ивашкино авылында өй каршында торучы автомобильнең арткы пыяласын ватып киткәннәр. Чирмешәндә яшәүче хатын-кыз, аңа кул күтәргән ир-атны җаваплылыкка тартуны сорап, гариза язган. Район үзәгендә яшәүче ханым  бер укытучының кәрәзле телефонына, түбәнсетеп, мыскыл итеп, хәбәрләр җибәргән. Бу эшләр буенча тикшерү бара.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев