Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районы укучыларын судка чакырганнар

Лашман һәм Кутәмә урта мәктәпләре укучылары район суды эшчәнлеге белән якыннан таныштылар, район суды рәисе вазыйфаларын башкаручы Рәиф Сәйфетдинов белән очраштылар.

Әлеге чара Татарстан Республикасының Мәгариф, фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Суд департаменты арасындагы килешү буенча, «Хокук: «А»дан «Я»га кадәр» дигән проект кысаларында оештырылган.

Экскурсия барышында балалар суд утырышы залын караганнар, район суды составы белән танышканнар. Рәиф Әсхәт улы аларга суд эше,   нинди категориядәге эшләр каралуы, балалар катнашындагы җинаять эшләренең  каралуының үзенчәлекләре турында сөйләгән, сорауларга җавап биргән.

 

Алия Гатауллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев