Чирмешән район судында телефон урлаган Яңа Элмәле кешесенең эше тикшерелде.
Агымдагы елның җәйге бер көнендә була бу хәл. Яңа Элмәле мәдәният йорты каршында шушы авылда яшәүче ир-егет берәүнең телефонын төшереп калдырганын күрә. Башкалар күрмәгәнен сизенеп, ул тышлыгы эчендә 5 мең сум акчасы да булган бу телефонны үзләштерә. Гомумән алганда, әлеге егет телефон хуҗасына 14 мең сумлык матди зыян салган.
Суд барышында зыян күрүче җинаять эшен туктату турында гариза язган: гаепләнүче ир-егет аңа китерелгән зыянны тулысынча түләгән.
Чирмешән район суды, зыян күрүче һәм гаепләнүче татулашу сәбәпле, әлеге җинаять эшен туктата.
Нет комментариев